“Баулы районында гомуми белем системасын камилләштерү”

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә шулай ук Баулы районы башлыгы Гатиятуллин Р.Х., башкарма комитеты җитәкчесе Самонина С.П., башкарма комитеты башлыгы урынбасары И.И.Хөснуллина катнаштылар. Җыелыш барышында 2015 елда БДИга әзерләнү һәм аны тапшыру белән бәйле сораулар каралды, БДИ тапшыру нәтиҗәләре буенча “кызыл” зонага эләккән мәктәп директорлары чыгыш ясадылар. Мәгариф бүлеге начальнигы белән бердәм дәүләт имтиханы буенча соңгы 3 ел өчен чагыштырма анализ ясады, мәсьәләләр куелды:

- 2015 елда Баулы районы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәт ТДИ уңышлы тапшырырга тиешләр;

- укытучылар өчен БДИның “сынау” төрен оештырырга

- һ.б.

Рамиль Хакимуллович үз докладында:

-  Бүгенге көндә капитал үсеше Татарстан җитәкчелегенең игътибары үзәгендә тора. Ул мәгариф, фән һәм инновация темалары “Татарстан 2030” эшкәртелүче стратегиянең нигезе булып торуын чагылдырыла. Үз алдыбызга куючы төп максат – районыбызның барлык укучылары югары дәрәҗәле белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, алган белем аларга уңышлы, көчле конкурент булырга ярдәм итәргә тиеш. Баулы районының бер укучысы да көчсез мәктәпкә һәм укытучыларның иң яхшысына эләккән өчен белемсез калмаска тиеш. Республикабызның киләчәге укытучылар һәм мәгариф оешмаларның җитәкчеләре кулында, - әйтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International