Прокурор тикшерүе

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Баулы шәһәр прокуратуросы Баулы үзәк район хастаханәсе эшчәнлегенә карата халыкны санитар-эпидемиологик иминлеге белән тәэмин итү канунчылыгын башкару буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында Александровка авылының Школьная урамында урнашкан үзәк хастаханәдән түләүсез рәвешендә күчкән кеше тормый торган бүлмә булуы ачыкланган. Ул бүлмә фельдшер-акушер пункты өчен каралган. СанПиНның 5.4 пунктында әйтелгәнчә, төзелеп яисә тергезеп килүче дәвалау-профилактика оешмаларында кайнар су тәэмин итүче чыганаклар рәттән чыкса яисә ремонт эшенә дучар булган очракта кайнар су бирү резервы булырга тиеш. Оешмаларда резерв чыганак су җылыту җайланмасы булып тора.

Ләкин тикшерелгән фельдшер-акушер пунктында су җылыту җайланмасы булмауы ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы судка гариза юнәлткән. Гаризада Баулы үзәк район хастаханәсенә су җылыту җайланмасын куйдырырга таләп ителә. 

Баулы шәһәр прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International