Җиңү бәйрәме белән бәйле заказларга караганда тасманы 3 млн метр озынлыкта җитештерүе көтелә. Үткән елларга караганда, бу күпкә озын. Оешманың сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова әйткәненчә, “Казан текстилендә” тасманы көзен үк җитештерә башлаганнар – илебезне чыннан да бөек истәлекле көн көтә. Ләкин, Викторова аныклаганча, завод эшчеләре бүгенге көндә дә тасмага гариза калдыралар. Аннары тасманы гаризалардан башка эшләтүе планлаштырыла. Шуңа күрә әлегә тасманың төгәл күләме турында әйтеп булмый.
Чыганак: "Татар-информ"