Угры тоткарланган

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Полиция бүлегеннән “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр итүләренчә, урлашуның бер очрагы дәвалау учреждениесендә булган. Угры акча һәм банк карточкасы салынган сумканы урлаган. Картада пин-код язылганлыктан, ул банкоматтан акча да алган. Шикләнелүче - Октябрьский кешесе, урлашкан ѳчен берничә тапкыр хѳкем ителгән булган. Ике атна эчендә ул туган шәһәрендә дә 4 тапкыр урлашкан. Шикләнелүче бинага ирекле рәвештә үтеп керү мѳмкинлеге булган жирләрдә “эш иткән”. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International