Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматларына караганда, узган атнада 164 кеше авыр ган, шул исәптән 121е - балалар (узган атнада 99 һәм 75 булган). Табиб-эпидемиолог Рәмзия Мусина “Хезмәткә дан” газетасына әйткәнчә, балалар, вакцина кадатмаган кешеләр ешрак авырый. Хәлләре уртача авырлыктагылар район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегенә салына, җиңелчә авыручылар амбулаториядә дәвалана. ОРВИ һәм грипп белән чирләп, авыр хәлдә булучылар теркәлмәгән.