Бәяләр һәм балалар бакчасында туклану – контрольдә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Узган атна күңелсез хәлләргә “бай” булган. Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Билалов хәбәр иткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә омтылу теркәлгән, шәһәр предприятиеләренең берсендә сум­ка урлауда шикләнелгән кеше тоткарланган, Баулыда яшәүче бер хатын-кыз ирен пычак белән җәрәхәтләгән (ир-ат вафат булган). Боз спорт сарае янында җир өсте җәяүлеләр юл кичүе булса да, кешеләр юл аша ярамаган җирдән чыгуларын дәвам итә. Соңгы атнада гына да 18 җәяүлегә штраф салынган.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге на­чальнигы Гөлнара Бохараева социаль әһәмияттәге азык-төлеккә бәяләр мониторингы белән таныштырды. Шәһәрдәге - берничә, һәр авыл җиирлегендәге берешәр сәүдә ноктасындагы якынча 40 төр товар күзәтү астына алынган.

- Бәяләрне генә түгел, товарларның ассортиментын да күзәтеп торырга кирәк, аеруча авыл җирлекләрендә. Барлык кирәкле азык-төлек тә сатуда булырга тиеш, - диде Рамил Гатиятуллин. Ул авыл торак пунктларына автолавкалар бару графигын контрольгә алырга кушты.

Балалар бакчаларында туклануны оештыруда ачыкланган җитешсезлекләр турында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы

урынбасары Рәшит Хәбибуллин җиткерде.

Җитешсезлекләрне бетерергә кирәк. Һәм бар кешене дә кисәтегез: балалар исәбенә берәүгә дә баерга ирек бирмәбез, - дип, элеге мәгълуматка фикерен белдерде рай­он башлыгы. - Балалар бакчасындагы хезмәткәрләрнен берәрсе блюдога азык-төлекне җитәрлек салмаса яки ашка су кушса, гаеплеләрне җәзага тартачакбыз.

Федераль миграция хезмәте бүлекчәсе на­чальнигы Роза Гарипова житәкчеләрне закончалыктагы үзгәрешләр белән таныштырды. Һәм аларны чит ил гражданнарын эшкә алганда җитешсезлекләргә юл куелырга тиеш түгеллеге турында кисәтте.

Район башкарма коми­теты җитәкчесе Светлана Самонина узара салым

буенча референдум һәм Май чабу бәйрәмнәрен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Барлык чаралар да тиешле дәрәҗәдә узган. Ул барлык җитәкчеләргә түбәләрне боз сөңгеләреннән һәм кардан арындырырга, керу юлларында һәм тротуарларда бозлавыкка каршы чаралар күрергә кушты. Светлана Самони­на янгын куркынычсызлыгы (һәм бурычлары аркасында газ һәм электр энергиясеннән өзелгән имин булмаган гаиләләрне контрольдә тоту кирәклеге турында да ассызыклады.

Киңәшмәдә башка мәсьәләләр дә каралды.

Киңәшмә ахырында район башлыгы тиешле хезмәтләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә муниципаль дәрәҗәдэ булышу буенча конкрет чаралар эшләргә кушты.

Азат ЗИННУРОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International