Хәзерге заман язучыларның әсәрләре буенча әхлаки әңгәмә

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Әгәр балада кече вакытыннан ук хайваннарга карата кызгану, ярату, кайгырту хисе булмаса, соңыннан бу хисләрне уятуы кыенрак булачак. Һәм изгелек тәрбияләүнең бер юлы – хайваннарга хасиятле мөнәсәбәт күрсәтү. Нәкъ шуның өчен китапханәчеләр әхлаки әңгәмәләрне кеше белән эт арасындагы дуслык турында әңгәмә белән башладылар.

24 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә 2 санлы мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен кешенең иң тугъры дусты һәм ярдәмчесе – эт турында мавыктыргыч эңгәмә үткәрелде. Балалар төрле эт токымнары һәм төрләре белән таныштылар, хайваннар турында шигырьләр тыңладылар. Космосны буйсындыручы, эзтабар, җитәкләп йөртүче, янгын сүндерүче этләр турында да сүз сөйләнелде. 

Бавлинская ЦБС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International