Мәҗлесләр “Гали”, “Өмет” һәм Исергәп мәчетендә уздылар. Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов әйтеп киткәнчә, туган ягыңны саклау әһәмияте турында вәгазьләр, Коръән аятләре укылды. Вәгазьдән соң армия сафларында булган, тыл ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес табын артында чәй эчү белән тәмамланды.
“Хезмәткә дан”