“Мерчен” чуваш җыры халык ансамбле Васькино авылында кунакта булдылар. Мәдәният йортының яңа бинасында (директоры Т.В.Михайлова) аларны кайнар алкышлар белән каршыладылар. Вокалчылар тамашачыны туган якка, туган авылга, әниләргә багышлаган җырлар белән сөендерделәр. Программага коллектив номерлардан башка ялгыз чыгышлар Р.Осипова, Е.Антропова, В.Фролова ясадылар. Бәйрәмне Анастасия Антиповып алып барды.
Мәгълүмат Информ-Курьер сайтыннан алынды.