Ветеран белән аралашу, үткәннәрне искә төшерү, аның тормышы һәм сугыш еллары турында тыңлау балаларга кызык булды. Яшьләр белән очрашу ветеран күңелендә шатлык калдырды. Балалар Исмәгыйл абыйга истәлекле бүләк калдырдылар.
Кадерле ветераннарыбыз, без сезне онытмыйбыз! Безнең киләчәгебез өчен көрәшкәнгә Рәхмәт сезгә!