Баулы районының авыл хоккеистларына нефтьчеләр форма бүләк иттеләр

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Көчле буран булуына карамастан, Кандыз мәктәбенең хоккей кабы янында күңелле бәйрәм атмосферасы, музыка уйный.

Бүләкне балаларга “Баулынефть» НГТИ башлыгы урынбасары Мәсгүт Абдуллин тапшырды. Бу күңелле вакыйга белән укучыларны Баулы район башлыгы Рамил Гәтиятуллин дә котлады.

Шул ук мәлне “Ак барс” һәм “Трактор” Кандыз төркемнәренең хоккейчылары яңа экипировкада бозга чыгып дусларча матч уйнадылар.

Кәдрия Гыймазова, “Хезмәткә дан”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International