1нче июлдән РФның Юлда йөрү кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләр көченә керделәр. Төзәтмәләрнең эчтәлеге тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы һәм юл читеннән җәяү үтүчеләр үзләре белән уткайтаручы элементлы әсбәп йөртергә мәҗбүри булачагы турында сөйли. Шул әсбәп машина йөртүчеләргә күрү зонасын тәэмин итәр өчен кирәк (РФның Хөкүмәт карары №1197 14.11.2014).
Бу таләпләрне бозган өчен 500 сумлык административ штраф кебек җаваплылык каралган (КоАП РФның 12.29 статьясы).