“Татарстан Республикасының гербы”на багышланган информацион сәгать

2015 елның 6 феврале, җомга

Китапханәчеләр балаларга дәүләт символы дәүләтчелекнең аеру сыйфаты булганын сөйләп киттеләр. Алар Татарстанның әләме һәм гербы белән якынрак таныштылар, төсләрнең һәм сурәтләрнең мәгънәлерен белделәр. Зур игътибар белән канатлы барс турында риваятьне тыңладылар

Татарстанның тагын бер дәүләт символы – аның Гимны. Балалар Татарстан гимнын тыңлагач, аның тексты кайчан язылганы, авторы турында белделәр.

Шулай ук укучылар Баулы районының дәүләт символикасы турында фильм карап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International