Бу коллективта 486 эшче хезмәт итә. Шулай ук оешмадан лаеклы ялга чыккан 84 пенсионер бар.
Конференция эшендә Баулы район башлыгы Рамил Гәтиятуллин катнашты. Күптән түгел ул үзе бу оешманың җитәкчесе булган иде.
Коллектив алдында үз доклады белән филиалның җитәкчесе Линар Рахимов ясады. 2014 елда куелган производство мәсьәләләре үтәлгән, шуңа күрә коллектив договорның да барлык пунктлары үтәлгән.
Бу оешмада уртача хезмәт хакы түләүле ялга материаль ярдәме күрсәтү хакы белән бергә 29 066 сум тәшкил итә.
Кадрия ГИМАЗОВА, "Хезмәткә дан"