Баулы районының Алексеевка авылында яшәүчеләр кәрәзле элемтә өчен табышлы тариф турында белделәр

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Җыелышта Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин да булды. Ул халык аз җыелганын билгеләп үтте.

Авыл клубында салкын булу сәбәпле, җыелыш мәктәптә үткәрелде. Удмурт-Ташлы авыл җирлегенең башлыгы Татьяна Чернова һәм мәктәп директоры Василий Данилов докладларын укып киттеләр. Соңыннан авыл халкы сорауларын бирделәр. Ул сораулар Фрунзе урамын кардан чистарту, автобус тукталышын яктырту проблемаларын яктыртты. Шуннан башка, җир өлешләре һәм кәрәзле элемтәнең сыйфаты турында әйтеп киттеләр. Электр исәпләүче әсбабен күтәрелгән хак белән кую буенча караклык очраклары да дулкынландырды Удмурт-Ташлы авылы яшәүчеләрен

Лениза ГАРАЕВА, "Слава труду"

(фото "Слава труду" И.И.Хуснуллиной)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International