“Хезмәткә дан” газетасына Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлегеннән хәбәр итүләренчә, җинаятьчеләр төрлечә урлашалар. Мәсәлән, кешеләр, үзләренең счётлары белән идарә итүгә гариза язганда, кәрәзле телефоннары номерын күрсәтәләр. Тик, төрле сәбәпләр аркасында, абонент номерларын үзгәрткәндә банкка бу хакта хәбәр итмиләр. Кәрәзле телефон компаниясе әлеге номерны башка берәүгә сата, димәк, ул кеше счёт белән идарә итә ала. Счётларны саклау ысуллары турында банкларның рәсми сайтларыннан белергә була.
Материал “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.