“Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы буенча техник регламент” дигән Федераль канунның 30нче статьясы 13нче бүлегендәге 1нче пунктына ярашлыгы буенча, кеше күп килүче биналарда, шулай ук мәгариф, медицина, банк оешмаларының биналарында криминаль хәлләрнең мөмкинлеген азайту, кисәтү буенча чаралар каралырга тиешләр.
Тикшерү вакытында балалар бакчасында үткәрү режимы оештырылмаганы ачыкланды. Димәк, балалар бакчасының территориясенә һәм бинасына чит, билгесез шәхесләрнең ирекле керү мөмкинлеге бар.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы 8нче санлы балалар бакчасының мөдиренә Голнара Садыйковага ачыкланган сбозуларны бетерүен һәм хуҗалык бүлегенең мөдирен дисциплинар җаваплылыкка тартуын тәкъдим итте.
Баулы шәһәр прокуратурасы. 04.02.2015