Потап-Томбарлы авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Җыелыш алдыннан Потап-Томбарлы авылыны мәдәният йорты коллективы үзэшчән сәнгать белән чыгыш ясады.

Потап-Томбарлы авыл җирлегенең Советы һәм башкарма комитетының 2014 ел өчен эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга план докладлары белән авыл җирлегенең башлыгы А.М.Килячков таныштырды. Шулай ук җыелышканнар өчен “Хазеев С.М.” КФХ башлыгы чыгыш ясады. Ул 2014 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында төбәкләп сөйләп китте.

Полиция участогы вәкиле Николай Шаталов районда һәм республикада булган оператив хәл белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International