Баулы бураулау эшләре оешмасының җитәкчесе алышынды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Лаеклы ялга киткән оешманың элекеге җитәкчесенә – озак еллар үз вазифасын башкарган Атлас Зиннуровка  Ринат Шафигуллин “Татнефть” ААҖнең мактау грамотасын, премия һәм ике кешелек чит илдә ял итү сертификатын тапшырды.

Идарә итүче комапниянең директоры Баулы бураучылары коллективы гел дус булуын һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәрен билгеләп үтте.

Яңа җитәкчегә Илнар Мирхазовка идарә итүче комапниянең директоры яңа эш урынында уңышлар теләп калды.

Илнар Раифович Мамадыш районының Яңа Кумазан авылында туган, Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлады. Яңа начальникка 31 яшь, өйләнгән, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International