МВД Баулы бүлегенең начальнигы Ринат Билалов шәһәрдә гаражларны басу очраклары турында әйтеп китте. Аңардан башка бер көчләү очрагы, ДПС эшчеләренә карата ришвәт бирү һәм ялган ОСАГО полисы алу очраклары теркәлгән. Бу фактлар буенча җинаять эше башлап җибәрү хәле карарлана.
Шулай ук җинаять эше Баулы-Октябрьский юлында булган фаҗига буенча башланып китергә мөмкин. Бу вакыйга буенча район башлыгы юлның бу участокны аеруча контрольдә тотып видеофиксацияләү приборларын кулланырга кирәк дип әйтеп китте.
Мәгариф бүлегенең җитәкчесе Регина Зверева мәктәп һәм фән олимпиадаларында катнашкан укучыларның нәтиҗәләре турында сөйләп китте. Рамил Гатиятуллин моны тыңлап үткәч, әйтте:
- Күп җитәкчеләр белгечләр җитмәвенә зарланалар, ә үзләре аларны хәзерләү белән эшләмиләр. Бездә бик күп сәләтле балалар. Алар белән шөгыльләнергә кирәк. Игътибар ясаугызны тәләп итәм.
Исполком башлыгы Светлана Самонина районда антикризис штабы барлыкка килгәнен әйтте. Аның составына районның икътисады өчен мөһим оешмаларның җитәкчеләре керде.
Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан"