Бозык һава аркасында Татарстанда “Буран” планы кертелгән

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстанның Гидрометцентр идарәсеннән куркыныч метеорологик күренешләрнең көчәүе турында давыллы кисәтү килде. Беренче 1-3 сәгать эчендә көньяк җиле секундына 16-21метрга хәтле көчәячәк, урыны белән секундына 25-30 метрга хәтле. 2 февраль көненең азагына кадәр сакланачак.

11:30 электрсыз 25 134 кеше, 34 социаль-мәгънәле объектлар һәм 69 халык яши торган пунктлар калган.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлга чыкмавын, боз өстендә балык тотмавын киңәш итә. Машина йөртүчеләргә  автомобильләрнең тоткарлык системасын, шиналар тотышын тикшерергә, ә җәяү йөрүчеләргә уңайлы үкчәле аяк киеме киергә һәм трассаны алга баручы машина алдыннан йөгереп чыкмаска кисәтәләр.


Чыганак
: "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International