Әлеге йорт 2015нче елда Дәүләт капиталь төзекләндерү программасына кертелгән.
Йорт 1955нче елда төзелеп кулланылышка тапшырылган. 1970нче елда өлешчә генә төзекләндерү узган йорт, бүгенге көндә бик искергән (тузган). Капиталь төзекләндерүгә дәүләт тарафыннан барлыгы 2,7 миллион сум акча каралган. Бу суммага йортның түбәсе, фасад өлеше, канализация, салкын су, электр, җылылык челтәре яңартылырга тиеш.
Быел йортта капиталь төзекләндерү узгач, биредә яшәүчеләр йортның 60 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.
Индира Сәйфуллина, "Хезмәткә дан"