Баулыда тапкырлар һәм шаяннар уенының яртыфиналы узды

2015 елның 1 феврале, якшәмбе
Бу уеннар нәтиҗәсе буенча финалга чыгучы төркемнәр билгеләнде. Катнаштылар: 5нче мәктәптән “Пятый квартал”, 7нче мәктәптән “Незапасной вариант”, 1нче мәктәптән “С.Н.Б. – семеро нижних бавлинцев” төркемнәре. Гимназиядән “Тукмач” һәм 6нчы мәктәптән “Молодая гвардия” төркемнәре самоликвидация рәтенә кертеләр.
Уенда башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары И.И.Хуснуллина да булды.
Барлыгы өч конкурс узды: “Сәламләү”, “Күнекмәләшү” һәм “Музыкаль өй эше”. Уенның темасы “Кышкы әкият”.
1нче урын - «Не запасной вариант» (7нче мәктәп) – 15,4 балл.
2нче урын – «С.Н.Б. – Семеро нижних бавлинцев» (1нче мәктәп), 15 балл.
3нче урын - «Пятый квартал» (5нче мәктәп), 14,8 балл.
Уенның финалы март аенда көтелә. Төркемнәргә уңышлар һәм җиңүләр телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International