Кичне Россиядә үтәсе әдәбият елының ачылуына багышладылар. Ул Хәмидә Могыйновна Идиятуллина башкаруында “Ак калфак” шигыре белән башланып китте. Үз шигырьләрен Нурия Нурфаязовна Низамова, Алсу Фаритовна Васикова, Фикия Мазитовна Садыкова укып киттеләр. Кунаклар “Эх, Баулы таулары” җырына презентация карап үттеләр. Истә калырлык “Һәйкәл куясы иде хатын-кызга” дигән шигырь булды. Аны 80 яшьлек Идиятуллина Нәкия Сәетгалеевна укыды.