Бүгенге көндә районыбызда 42 фермер хуҗалыклары бар. Фермерлар 29.5 мең гектар җир эшкәртәләр, бу барлык сөрелгән җирнең 57 процентын тәшкил итә.
Җыелышта ассоциациянең председателе Марат Бакиров фермерлар эшчәнлегенең әһәмиятле булуын әйтеп китте һәм кайбер проблемаларда тукталып китте. Иң борчыганы – хакларның диспаритетлыгы.
Мәсәлән, иң очсыз ягулыкның 1 литры 25 сум, ә бер литр сөт – 15-17 сум. Димәк, 1 литр ягулык алыр өчен ул ике литр сөт сатырга тиеш булачак.
Барлык утырышта узган чыгышларны тыңлаганнан соң районыбызның башлыгы Рамил Гатиятуллин җирнең куллануы ягыннан эффективностен арттырырга кирәк икәнен әйтеп китте. Һәм үсеш планын төзүен тәкъдим итте.
Мәгълүматнең тулы вариантын сез “Хезмәткә дан” газетасында укый алырсыз.
Кәдрия Гыймазова, "Хезмәткә дан" газетасы.