Районнарның халкы санына карап, җиңүчеләр 4 төркемгә бүленделәр. Лениногорск районы 55 меңнән 100 меңгә кадәр яшәүче районнар арасыннан иң яхшысы булып билгеләнде. Бу категориядә икенче урынны Азнакай районы алды. Ә 30 меңнән 55 меңгә кадәр яшәүчеләр саны булган районнар арасында Баулы районы икенче урында.