Алар - республика өмете

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Алар - спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче Халыкара һәм бөтенроссия ярышларында призёрлар булган балалар һәм яшүсмерләр. Ә Айдар үсмерләр арасында җиңел атлетика буенча куптапкырлар Татарстан чемпионы булып танылды, быел Россия беренчелегендә призёр булды. Егеткә һәм аның тренеры Миргалим Фәхриевка диплом, кубок тапшырылды.

1нче санлы балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең икенче тренеры Фәнил Төхбәтуллин, 2014 елда җиңел атлетика буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышларга спортчыларны уңышлы әзерләгәне өчен, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының грамотасына лаек булган. Аның кул астында шөгыльләнгән студент Ринас Әхмәдиев Россия чемпионатында 3000 метрга йөгерүдә призёр булып танылды.

 

Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International