Узган елдагы кебек, быел да “Хезмәткә дан” газетасы, газетадагы уңай үзгәрешләр һәм сайт үсеше ечен, “Татмедиа” ААҖ “2014 ел лидеры” дипломына лаек булды.
Шулай ук “Хезмәткә дан” газетасы сайты район массакүләм матбугат чаралары арасында уздырылган “Татнет йолдызлары” интернет ресурслар конкурсында жиңүчеләрнең берсе дип танылды. Редакция матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы дипломы һәм премия белән бүләкләнде.
“Хезмәткә дан” сайты - бүгенге көндә Баулыда иң популяр сайт. Декабрь аенда сайтка керүчеләрнең уртача саны тәүлегенә 1000 кеше булган, ә караулар саны - 4000. Халык саны якынча 35 мең булган район өчен бу – бик яхшы курсэткеч.
Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.