Яшь артистлар үсеп килә

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Студия режиссёры Римма Хөсәенова сүзләренә караганда, приют балаларына “Яңа ел маҗарала ры” спектаклен күрсәтү инициативасы белән яшь актёрлар үзләре чыкканнар. Әлеге спектакльне алар шәһәрдәге балалар бакчасына йөрүчеләргә һәм укучыларга да тәкъдим иткәннәр.

“Нур” театр студиясе татар һәм рус төркемнәрен берләштерә. Беренчесенә - 14, икенчесенә 12 бала йѳри. Яшь актёрлар татар гимназиясендә һәм 2нче мәктәптә белем ала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алар Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” пьесасын әзерлиләр. Әлеге спектакль белән “Иделкәем” балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театрлары коллективларыньң республика фестиваль-конкурсында катнашачаклар.

 

Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International