Барлык тротуарлар, юллар һәм тукталышлар кардан чистартылган. Пионер урамын чистарту буенча зур эш башкарылган, анда биш берәмлек техника эшләгән. Кичә Һади Такташ урамының машиналар һәм кешеләр йѳри торган өлешен киңәйтә башладылар. Предприятие директоры Зөфәр Гыйниятов сүзләренә караганда, әлегә кадәр кар читкә, кешеләргә комачауламый торган урынга ыргытылган һәм юл чатларындагы кар гына чыгарылган. Бүгеннән әлеге эш зуррак күләмдә башкарылачак. Төзекләндерү хезмәткәрләре шулай ук Октябрь мәйданындагы яңа ел элементларын сүтү, мәйданны чистарту белән мәшгуль.
Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.