Авыл районнары ярышларында 2003-2004 елгы кызлар арасында Ләйсән Хәльфетдинова - беренче, Эльза Хәйруллина икенче урынга ирешкән. 2005 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында Азалия Мортазина беренче булган. Әлеге кызлар республика шәһәрләре ярышларында да лаеклы чыгыш ясаган - өчесенә дә призлы ѳченче урын алырга бер адым гына җитмәгән.
Баулының универсаль спорт залында ун яшьлек һәм аннан кечерәк балалар арасында узган Раштуа турнирында егетләр арасында беренчелекне - Нурислам Гәрәев, ә кызлар ярышында Адилия Фәйрушина алган.
Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.