2015 ел башыннан инде шундый 17 очрак булган, бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруының соңгысы 12 гыйнварда теркәлгән. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай һәм Баулы районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Рәшит Хәбибуллин сүзләренә карганда, нигездә, ир-атлар авырый. Тычкан бизгәге белән авыручы кешеләрнең 80 проценты аны урманда йоктырган, нигездэ, болар - нефтьчеләр һәм урман хезмәткәрләре.
Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды. Фото zhivi-zdorovo.ru