Безнең белгечләргә Казанга укырга бару бик ук уңайлы түгел, производстводан да аерылу кыен. Районда әлеге проблеманы хәл итү өчен, Татар агробизнес кадрлары белемен күтәрү институты укытучыларын узебезгә чакырганнар. Шушы көннәрдә тармак белгечләре “Ватан" яшьләр клубында Казан галимнәре укыган лекцияләрне тыңладылар.
Мәгълүмат “Хезмәткә дан” газетасыннан алынды.