БДИ тапшыручылар өчен информацион материаллар чыкты

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләре буенча, яңа информацион материаллар БДИ (ЕГЭ) тапшыручыларга һәм аларның ата-аналарына бу елгы имтиханның яңа кагыйдәләрен аңларга ярдәм күрсәтә һәм кагыйдә бозу мөмкинлеген кисәтә алачаклар.  

Плакатларның темалары – рус телен, математика, чит телен тапшыру, апелляциягә бирү кагыйдәләре, имтиханнарны тапшыру пунктында үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. Һәрбер плакат төсле форматта эшкәртелгән һәм БДИ (ЕГЭ) порталыннан ирекле күчереп алып була. Плакатлардан башка видеоконсультацияләр әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International