Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аның инвалидлары 3нче майдан 12нче майга кадәр җәмгыять транспортында бушлай йөри алачаклар.

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

ТАСС мәгълүматларыннан алганда, таксидан башка, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аның инвалидлары барлык иҗтимагый транспортларда бушлай йөрү каралган дип язылган Владимир Путин имзасы астындагы боерыкта.

Бирелгән җиңеллекләрнең сәбәбе Җиңү бәйрәменең 70 елына бәйле. Бушлай йөрү шулай ук җиңеллек бирелгән шәхесләрнең озатучылары өчен дә каралган һәм алар Россия территориясе буенча тимер юл, су, һава һәм автомобиль транспортларында күчә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International