Шәйһи Маннурга багышланган кичә-портрет

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе
Китапханәче Миләүшә Йосыпова язучының биографиясе белән таныштырып китте. Әдип 1949 елларда Баулы якларында булып, нефтьчеләр тормышын өйрәнгән. Безнең авылыбыз белән якыннан танышып, “ Авыл киче   “ дип исемләнгән шигырен язган. ”Ямьле Исергәп буйлары, ямьле, тәмле шул Исергәп сулары...” дип эпиграфын куйган. Авылыбызның матур табигатен, заманында тирә-якта дан тоткан алма бакчасы, анда эшләүчеләр турында язган ул шигырендә. Катнашучылар Наилә Шәйдуллинаның шәхси китапханәсеннән шул шигырь белән таныштылар. Кызганыч, китапханәләр фондында ул шигырь сакланмаган. Кичәбезнең максаты - әсәрләре аша язучының портретын күзаллау иде. Поэзия өлкәсендәге иҗаты белән С.Шәрәкова таныштырды. Балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләренә китапханәче М.Юсупова күзәтү ясады.
Н.Шәйдуллина әдипнең “Чын сөю бармы?” әсәре буенча фикер алышуга чакырды. Кичә чәй табыны белән төгәлләнде.


bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International