“Интерфакс” мәгълүматларына караганда, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы елның соңгы көнен ял дип игълан итер өчен икътисади нигез тапмады.
Бу көнне кешеләр киләчәк бәйрәмнәргә әзерләнергә читешсеннәр өчен ял дип тәкъдим иткәннәр иде. Сәбәпләрнең берсе шулай ук 31 декабрь көнне оешмаларның җитәкчеләре эш урыннарында булмаулары. Ләкин әйтеп киткән сәбәпләр Эш кодексына үзгәртүләр кертер өчен әһәмиятсез булып чыктылар, шуңа күрә 31 декабрь официаль эш көне булып калачак.