Клуб әгъзәләре районның үсеше тарихы буенча кызыклы идеялар тәкъдим иттеләр, кечкенә авылларның юкка чыгу проблемасын чыгардылар һәм районыбыз территориясендә сөрелгән немецларның яшәүләре турында сүз кузгаттылар.
Зур игътибар Советлар Союзы Герое, Баулы районының Дубовка авылында туучы Зиновьев Иван Дмитриевичның юбилеена бирелде. Аның биографиясенең кызыклы фактлары, гаиләсе һәм батырлыгы турында сүз кузгаттылар. Шулай ук утырышта геройның бертуганның улы Владислав Зиновьев та булды. Музей эшчеләренең сүзләре буенча, ул музейга тарихи документлар бүләк итеп тапшырды.