“Йолдызлы сәгать” уены

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Балалар алдан өй эше итеп бирем алганнар иде, ике командага бүленеп сәламләү әзерләргә. Бу биремне уенда катнашучылар бик әйбәт үтәгәннәр. Ике команданыңда үз җанатарлары бар иде. Алар Н.Сладковның әсәрләре буенча сәхнәштерелгән өзекләр күрсәттеләр.

Уен 5 турдан торды. 1 тур - команданы тәкъдим итү, 2 тур - "Тыңла һәм исеңдә калдыр", 3 тур - "Сүз төзе", 4 тур - "Экологик табышмак". 5 тур - "Капитаннар конкурсы".

Ике команда да үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын лаеклы күрсәттеләр. Әммә иң күп йолдызлар җыеп "Знайкалар" командасы җиңучеләр булып чыкты.

Клуб әгъзәләре киләчәк уенга өй эше итеп яңа бирем алдылар. Ул уен Бөтендөнья имезүче диңгез хайваннарын яклау көненә (Китлар саклау көненә) багышланачак.

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International