Район башлыгы Николашкино авылында яшәүче ветеранны юбилей белән котлады

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Ветеранның тулай стажы 51 ел тәшкил итә. Лаеклы ялга Евгения Федоровна Николашкино авылының совхозыннан китте.

Хезмәт ветераны, тыл эшчесе “1941-1945 елларда гайрәтле хезмәт күрсәткән өчен” медале һәм юбилей медале белән бүләкләнде.

Евгения Федоровна үзләрен медицинага багышлап табиб  һөнәрен сайлаган ике кызы белән горурлана. Берсе – күз табибы Ширкина Мария Ивановна. Бүгенге көндә юбилярның дүрт оныгы бар. Район башлыгы Р.Х.Гатиятуллиннан башка Евгения Федоровнаны бәйрәме белән Новозареченск авыл җирлегенең башлыгы А.Е.Платонов, Баулы районының башкарма комитетының cоциаль мәсъәләләр буенча җитәкче урынбасары И.И. Хуснуллина һәм ҖЧҖ “Николашкино” директоры Г.М.Самикова котладылар. Ветеранга Россия Президенты В.В.Путиннан килгән котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Николашкинаның авыл клубы артистлары ветеран өчен музыкаль котлау әзерләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International