“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы очрашуы Фәнис Яруллинның музей-йортында оештырылды

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Шул уңайдан 17 январь көнне “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы очрашуы, язучының туган авылында Кзыл-Ярда урнашкан музей-йортында оештырылды.
Музей-йорт фондын саклаучы Эльмира Салаватова, президентыбыз Р.Н.Миңнеханов, администрация һәм исполком җитәкчеләре ярдәме белән музейның бер ай эчендә төзелеп сафка басылуын, 900 гә якын экспонат барлыгын, еш кына төрле чаралар үткәреп, язучының җырлары, шигырьләре яңгырап торуын,Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар килүен, Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик тулы,төгәл итеп сөйләп, берничә шигырьләреннән өзекләр дә укып үтте.  Халык шагыйре Ф.Яруллин әле үзе исән вакытта шәхси әйберләрен һәм фотосурәтләрен музей фондына тапшырган.
Фикия Садыкова якташыбыз Сәгадәт Әхмәтшин язган “Сафлык”дип исемләнгән шигырен укып таныштырды, музейга китаплар бүләк итте.
Хәмидә апа Идиятуллина Ф. Яруллинның чын-чынлап халык язучысы икәнлеген, язучының борчулары, сагышлары, шатлык-кайгылары әсәрләрендә чагылып, һәр әсәрендә җанының бер кыйпылчыгы барлыгын, шул кыйпылчык аша укучы аның нинди уйлар белән януын, борчулар кичерүен аңлавын әйтте, тормыш иптәше, гомер юлдашы, таянычы Нурсөя апа хөрмәтенә  багышлап язган шигырен укып, аның олы йөрәкле,  сабыр хатын булуына соклануын да белдерде ул.  Якташыбызның тормышы үзе бер батырлык дип чыгышын тәмамлады.
Нурия Низамова рухи байлык, сабырлык, тырышлык турында шигырьләр укып, Ф.Яруллинның милләтебезнең йөз аклыгы икәненә басым ясады. Бу очрашудан без барыбыз да якташыбызның күңел байлыгының нинди күркәм , ихтыяр көченең нинди  ныклы һәм сабырлыкка ия булуына, әхлаки  һәм тәрбияви иҗат җимешләренә  тагын бер кат сокланып, горурлану хисе кичердек.
Киләсе очрашу 14 февральгә билгеләнде.


bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International