Укучылар Әдәбият елында үткәреләчәк кызыклы чаралар планы белән таныштылар. 2015 елда юбилейларын билгеләп үтәчәк китапларга күзәтү тыңладылар. Тәкъдим ителгән юбиляр китаплар буенча апрель аенда үткәреләчәк конкурска старт алдылар. Яңа кайткан китаплар да балаларда зур кызыксыну уятты. Катнашучылар табышмакларга, әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.
Әдәбият елы ачылуын раслап, чара тәмамлануга бер бала да китапсыз кайтып китмәде. Катнашкан 46 балага 138 китап бирелде.