Бәйгедә катнашучыларга шигъри юллар белән халыкның җуелмас батырлыгы, Бөек Җиңүнең әһәмияте турында бәян итәргә, моңа карата үз уй-фикерләрен, хисләрен белдерергә кирәк.
Конкурста һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләү юк. Тәкъдим ителгән шигырьләрнең әдәби җыентыкларда, альманахларда, китапларда, газета-журнал- ларда басылмаган булуы мөһим.
Шигырьләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә, алар 24 юлдан артмаска тиеш. Автор исем-фамилиясен, әтисенең исемен, туу датасын, уку яки эшләү урынын, яшәү адресын, телефонын күрсәтергә тиеш. Шулай ук бәйгегә үз фотосурәтеңне һәм кыскача автобиографияңне юллау да кирәк.
Шигырьне һәм барлык мәгълүматны 2015 елның 10 апреленнән дә соңга калмыйча, басылган текст рәвешендә һәм электрон форматта (Microsoft World) “Хезмәткә дан” редакциясенә (Баулы шәһәре, Пушкин урамы, 45) яки Баулы үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Илһам” һәм “Вдохновение” клубларына (Баулы шәһәре, Гоголь урамы, 21 А) китерә аласыз.
Жюри гран-прига лаек булучыны һәм беренче, икенче, өченче дәрәҗә лауреатларны билгеләячәк. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук бәйгенең оештыру комитеты махсус призлар билгеләде.
Иҗади сәләтләре булган укучыларыбыздан матур-матур шигырьләр көтеп калабыз!
Бавлинская ЦБС