“Күктә карлар бии, ә мин Яңа елның аяк тавышын ишетәм!”

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы килделәр, әкияти персонажлар Хоттабыч һәм Алладин, Вәзир һәм башкалар.

Балалар бик матур әкияти тамаша күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар.

Яңа елның иң матур рәсеме конкурсына йомгаклар ясалды. Бабалар үзләренең эшләрен алып килеп күрсәттеләр, бар рәсемнәр бик матур иде, балаларга призлар бирелде.

Чараны авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханә хезмәткәрләре үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International