Барлык спортчылар да 1нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. Ярышларда Константин Дегтярёв (3нче мәктәп) 800 метрлы дистанциядә – беренче, 400 метрлыда икенче урынга ирешкән. Эдгар Захаров (6нчы мәктәп) 800 һәм 1500 метрлы дистанциядә өченче булып килгән. Вадим Титов (6нчы мәктәп) 60 метр арада – өченче, 200 метрлыда дүртенче урын алган. Константин белән Вадим үз яшь категорияләрендә шәһәр рекордына да ирешкән.
Лениза Гәрәева, "Хезмәткә дан"