“Безнең туй” фотоконкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды

2014 елның 19 декабре, җомга

“Хезмәткә дан” газетасы сайтының өстәге панелендә “Конкурслар” дигән билге бар. Әлеге бүлектә конкурсантларның фотосурәтләре урнаштырыла. Фотосурәтне ачуга, аста “Тавыш бирәбез” дигән комментарий күрерсез (башка комментарийлар урнаштырылмый). Аның янәшәсендә яшел һәм кызыл билгеләр бар. Яшеленә басып, сез конкурсант өчен тавыш бирәсез, ә кызылына басып – каршы. Бер адрестан бер тапкыр гына тавыш бирергә була. Алга таба сездә кызыл һәм яшел билгеләр күренмәячәк, сез нәтиҗәне генә күрәчәксез.

Моннан тыш, тавыш бирү өчен газетада купон басылып чыгачак. Алар редакциядә 1 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны үзегез китерә яки электрон почта аша юллый аласыз.

Иң күп тавыш җыючы пар укучылар мәхәббәте призына лаек булачак. Әлегә призны билгеләнмәгән. Сүз уңаеннан, үз бүләкләрен тәкъдим итәргә теләгән иганәчеләрне чакырабыз. Бу – рекламаның иң нәтиҗәле ысулы. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 5-64-47.

Баулыда яшәүче яки бүләкне шәхсән үзе килеп алырга мөмкинлеге булан пар гына җиңүче  дип табылачак. Ә фотоконкурста һәркем катнаша ала. Меңәрләгән кешенең сезгә карап соклануы гына да ни тора! Уңышлар сезгә!

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International