Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, районда тулай савым 36,2 тонна тәшкил итә, бу үткән ел күрсәткеченнән 0,7 тоннага кимрәк. Бер сыердан уртача 10 килограмм сөт савып алына. Шул ук вакытта күп хуҗалыкларда савым күрсәткечләре райондагы уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк: “Кызылъяр” һәм “Николашкино” хуҗалыкларында - 9,1 килограмм, “Хаҗиев”та - 7, “Поповка”да - 6,7, “Хәнсевәр”дә - 6,5, “Березовские зори”да - 6 килограмм. Моңарчы сөт җитештерүдә алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Колос” кооперативында да савым кимеп, 8,8 килограммга калган (үткән ел күрсәткеченнән 3,2 килограммга кимрәк).
"Хезмәткә дан"