Шушы йортта яшәүче ханым күрше фатирдан төтен килгәнен күреп алган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырган. Алар килеп, ишекне ватып ачканнар һәм фатирдан 1958 елгы исерек ир-атны алып чыкканнар. Янгын биш минут эчендә сүндерелгән.
Баулы районы буенча күзәтчелек итү бүлекчәсе биргән мәгълүматка караганда, янгын сәбәбе-тәмәке тартканда саксыз булу. Янгын мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән - өч булмәле фатирның бер бүлмәсе янган.
"Хезмәткә дан"