Баулы телевидениесендә җитәкче алышынды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Шул ук вакытта ул “Хезмәткә дан” район газетасының баш мөхәррире дә булып кала. Вазифаларны берләштерү турындагы карарны составына Баулы газетасы да, телевидениесе дә керүче “ТАТМЕДИА” холдингы кабул итте. “Баулы радио һәм телевидениесе” телерадиокомпаниясенең элекке директоры Флорида Вәлиеваның хезмәт контракты срогы чыгу белән бәйле рәвештә, аның вәкаләтләре туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, Азат Зиннуров Баулыда журналист булып 1985 елдан бирле эшли. 1999-2006 елларда Баулы телевидениесе баш мөхәррире вазифаларын башкарды, ә соңгы сигез елда “Хезмәткә дан” газетасы белән җитәкчелек итә.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International