Мәсәлән, 5нче мәктәпның барлык сыйныфларында әңгәмәләр үткәргәннәр, видеофильмнар күрсәткәннәр. Югары сыйныфта укучы Фәрхат Садыйков алтынчы сыйныф укучыларына Баулы эзтабарлар отряды составында Ленинград өлкәсенең Тосна районына барып, “Любань” регионара эзләү экспедициясе эшендә катнашуы турында сөйләгән. Сугыш елларында анда каты бәрелешләр булган, Икенче удар армиясе камалышта калган.
Сыйныф сәгатендә балаларны күп кенә орден һәм медальләр белән дә таныштырганнар.
"Хезмәткә дан"